Бөгелмәдә хезмәт шартлары торышы турында фикер алыштылар

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Бөгелмәдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм район администрациясе тарафыннан “Муниципаль берәмлекләрендә хезмәт саклау буенча идарә карарлары һәм хезмәт шартларының махсус бәяләвен үткәргәндә Координацион советлар роле” темасына семинар узды.

Чарада хезмәт саклау буенча Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы районнары Координацион советы әгъзаларе, Министрлык вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе, ЯАҖ "КНИЦ "ОТЭК, шулай ук республика оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре – барлыгы 50 дән артык кеше катнашты.

Биредә Татарстан Республикасында хезмәт шартларын саклау буенча фикер алышынды. Чыгышлар барышында хезмәт шартларын махсус бәяләүнең мөһимлеге һәм кирәклеге дәлилләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International