Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән киңәшмә булып узды. 2016 елда Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карары нигезендэ инвалидларны һәм аеруча социаль яклауга мохтаҗ булган гражданнарны эшкә урнаштыру квотасы билгеләнде.
Киңәшмәне халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры М.М. Насертдинов ачып җибәрде. Ул үз чыгышында квоталарның тәртибе һәм мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эшкә урнаштыру өчен шартлар тудыру турында сөйләде.
М.М. Насертдинов программаны үтәүнең әһәмиятенә игътибарны юнәлтте. Һәрбер предприятие инвалидлар өчен эш урыны булдыруны үзенең бурычы итеп санарга тиеш. Чөнки бүген барысы да яхшы булып, иртәгә бәхетсезлек сагалавы мөмкин. Минсәгыйть Минсәетович хәзерге көндә 88 инвалидның исәптә торуын хәбәр итте. Әлмәт районында агымдагы елда 41 инвалидны 16 предприятиягә эшкә урнаштыру өчен квота билгеләнде, шулай ук 21 предприятиядә 27 эш урыны резервлаштырылды. Доклад ахырында М. Насертдинов бергәләп эшләүнең әһәмиятен ассызыклады.
Үзәк директоры урынбасары Л.С. Мирвалиева квоталарның үтәлү тәртибе һәм эш урыннарын резервлаштыру турында тулырак мәгълүмат бирде.
Әлеге киңәшмә чарада катнашучылар арасындагы сорауларны һәм мәсьәләләрне ачыкларга ярдәм итте. Һәрбер предприятиедән килгән вәкилләр кирәкле документларны да алды.