Яр Чаллының "Асылташ" приютында зарарлы гадәтләргә каршы профилактика чаралары уза

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Зарарлы гадәтләргә каршы профилактика чаралары кысаларында Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты медицина хезмәткәре Луиза Шакирова  "Тәмәке тартуның зыяны" турында дәрес үткәрде. 

Әңгәмә барышында балалар тәмәкенең кеше организмына йогынтысы, аның нинди авырулар китереп чыгаруы турында белде. Шулай ук дәрес кысаларында Лиуза Җәүдәт кызы балаларга санитар-гигиена кагыйдәләрен искәртте. 

Приют хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, дәрес җылы атмосферада үтте. Балалар медицина хезмәткәрен игътибар белән тыңлады, сораулар бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International