Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә: 2014 елның 12 нче декабреннән "Минималь хезмәт хакы күләме турындагы" Федераль законның 1нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" 376нчы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе җирлегендә минималь хезмәт хакы күләме 6204 сумны тәшкил итәчәк.
Исегезгә тошерәбез, моңа кадәр минималь хезмәт хакы күләме 5965 сум иде.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133нче статьясы нигезендә бу чорда тулысынча эш нормаларын башкарган хезмәткәргә айлык хезмәт хакы (шул исәптән өстәмә премияләр һ. б.) билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булырга тиеш түгел.
Хезмәткә түләү минималь гарантияләрен үтәү буенча сораулар белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына (шул исәптән Министрлыкның рәсми сайты яки "кайнар линия" телефоннары буенча 557-21-15, 557-21-14, 557-21-22) мөрәҗәгать итәргә була.