Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар җыелышы узды.
Социаль адаптация бүлеге мөдире Алсу Волкова ата-аналарны закондагы үзгәрешләр белән таныштырды. Ул "Балалары булган гаиләләргә остәмә ярдәм чаралары" Федераль законына һәм "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау" Федераль законына кагылган үзгәрешләрне аңлатты.