Түбән Каманың "Веста" үзәгендә Республика программасы гамәлгә ашырыла

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Кичә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Көчләүсез балачак"/"Детство без насилия" Республика программасы кысаларында "Тылсымлы дөнья әкиятләре" дәресе узды. Чарада социаль яраклашуга мохтаҗ булган 29 бала катнашты. 

Үзәк психологы Наталия Емельянов билгеләп үткәнчә, дәреснең максаты әкиятләр терапиясе ярдәмендә мөнәсәбәтләрне җайга салу.

Әкиятләр турында фикер алышканнан соң, балалар конфликтсыз аралашу хакында китапчыклар алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International