ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2016 ел
җомга

Кичә Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге белгечләре ата-аналар өчен практикум узды. 


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Кичә ТР Министрлар Кабинеты бинасында халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе органнары, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хокукларын саклау аларга вакытында һәм тулысынча хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеге дәвам итә.

Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында белгечләр тарафыннан караучысыз калуга каршы профилактика кысаларында хәрби юнәлештә кызыклы дәрес оештырылды. 

Кичә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белегечләре тарафыннан 9, 10, 11 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен "Мәгариф. Карьера - 2016"  уку урыннары ярминкәсе оештырылды.

Кичә "Безнең кадерле ветеран" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова эш визиты белән Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты.

Шушы көннәрдә Алабуганың “Новый дом” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар циклы узды.

Кичә Балтачның "Наз" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәндә Түнтәр гомумбелем мәктәбенең башлангыч hәм 8 сыйныф укучылары тернәкләндерү узучы өлкәннәр hәм мөмкинлеге чикле кешеләр өчен бәйрәм концерты  күрсәтте.

Шушы көннәрдә Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют белгечләре Ләйсән Галимзянова, Татьяна Угарова һәм Ләйсән Шәйхетдинова Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрде. 


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

3 нче мартта Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International