Кичә Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге белгечләре ата-аналар өчен практикум узды.
Дәрес башында катнашучылар баш миенең кайсы ягы өстен булуын ачыклаучы тестлар узды. Аннан ата-аналар хәтерне яхшыртучы, эмоциональ көчәнешне киметүче уеннар һәм күнегүләр белән танышты.