Яр Чаллының "Асылташ" приютында тәрбияләнүчеләр үзләрен хәрбиләр итеп хис итте

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында белгечләр тарафыннан караучысыз калуга каршы профилактика кысаларында хәрби юнәлештә кызыклы дәрес оештырылды. 

Биредә тәрбияләнүчеләр төрле конкурс һәм ярышларда катнашты: устав ятлады, физик әзерлек буенча күнегүләр ясады, столовыйда дежур торды. Җиңүчеләргә погоннар, мактаулы исемнәр бирелде. Балаларның максаты әлеге ярышларда җиңеп, генерал дәрәҗәсе алу иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International