Шушы көннәрдә Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют белгечләре Ләйсән Галимзянова, Татьяна Угарова һәм Ләйсән Шәйхетдинова Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрде.
Приюттагы балалар өчен мавыктыргыч конкурслар, биремнәр һәм эстафеталар әзерләнгән иде. Егетләр һәм кызлар вакытларын кызыклы итеп үткәрде.