Кичә "Безнең кадерле ветеран" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова эш визиты белән Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты.
Делегация визиты кунак бүлмәсеннән башланды. Ул күптән түгел беренче катта җиһазландырылды. Биредә интернат-йортында яшәүчеләр дуслары һәм туганнары белән очраша ала.
Аннары кунаклар тыл хезмәтчәннәре яши торган бүлмәләрне карады. Хәзерге вакытта бу ике һәм өч урынлы бүлмәләр. Алар ремонтланган һәм барлык көнкүреш техникасы белән җиһазландырылган.
Исегезгә төшерәбез, "Безнең кадерле ветеран проекты" "Бердәм Россия" Татарстан бүлекчәсе инициативасы буенча 2014 елның апрелендә башланды. Аның максаты Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү һәм дәвалауну шартларын яхшыртудан гыйбарәт.