Уку урыннары ярминкәсе Яшел Үзәндә үтте

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белегечләре тарафыннан 9, 10, 11 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен "Мәгариф. Карьера - 2016"  уку урыннары ярминкәсе оештырылды. Әлеге чара Яшел Үзәннең машина төзелеше һәм мәгълүмати технологияләр бинасында узды.

Чарада Татарстан Республикасы уку йортлары вәкилләре катнашты.

Бирегә килүчеләр һөнәри юнәлеш бирүче консультацияләр алды, вакансияләр хакында белде, төрле белгечлекләр буенча әзерләүче уку йортлары белән тынышты

Чарада 611 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International