Кичә ТР Министрлар Кабинеты бинасында халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Киңәшмәдә тармак министрлыклары җитәкчеләре, контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре, шулай ук республика предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Утырыш барышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Азат Җаббаров һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Гатиятов чыгышлары тыңланды.
Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар муниципаль районнар һәм шәһәр округлары комитет вәкилләренең хезмәт хакы буенча әҗәтләрен кайтару эшчәнлеге хакында белде.
Утырыш барышында контрольгә алынган конкрет оешмаларга бурычларны түләү буенча сроклар билгеләнде.