Балтачның "Наз" үзәге карамагындагылар өчен мәктәп укучылары концерт программасы әзерләде

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Балтачның "Наз" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәндә Түнтәр гомумбелем мәктәбенең башлангыч hәм 8 сыйныф укучылары тернәкләндерү узучы өлкәннәр hәм мөмкинлеге чикле кешеләр өчен бәйрәм концерты  күрсәтте.

Чара рус, татар халкының биюләре, җырлар белән үрелеп барды. Тернәкләнүчеләргә кызлар башкаруындагы “Әти - әнием”, “Гөлләр” җыры бик ошады. Ильдария Бариевна һәм Гөлнар Мансуровна җитәкләгән бу концерт һәр тамашачының күңелен күтәреп, алга таба яшәргә көч бирде.

Чара ахырында гадәттәгечә тамашачылар  мәктәп коллективына якты теләк, тәкъдимнәрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International