Алабуганың “Новый дом” приютында тәрбияләнүчеләр ветераннарны котлады

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Алабуганың “Новый дом” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар циклы узды.

Әйтик, бәйрәм алдыннан приютта китаплар күргәзмәсе оештырылды.

23 февральдә "Җанлы хәтер битләре" проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Аҗаган" хәрби-спорт уены узды. Биредә приют карамагындагылар теоретик һәм практик биремнәр үтәде. Квест ахырында барлык катнашучылар талы күчтәнәчләр белән бүләкләнде.

Моннан тыш, приютта түбәндәге чаралар узды: "Ни өчен армия кирәк" һәм "Хәрби кием формасы” темасына әңгәмәләр, спорт эстафетасы, рәсем һәм пластилиннан эшләнгән әйберләр күргәзмәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International