ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

20 июль көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе оештырылачак.

Шушы көннәрдә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр педагог-психологлар белән берлектә кече үлчәмле суднолар буенча республика инспекциясендә булып кайтты. 

Шушы көннәрдә Лениногорскның "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балигъ булмаганнар арасында психоактив матдәләрне куллануны кисәтү буенча чара узды. 

Кичә Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаганнарның урамда һәм өйдә үз-үзләрен куркынычсыз тоту буенча  "Үзеңне сакла" программасы белән профилактика эшен башлап җибәрде. 

Шушы көннәрдә Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр кунаклар кабул итте.

Бүген "Файдалы ял" программасын тормышка ашыру кысаларында Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балалар өчен "Ишегалды уеннары" чарасы үтте. 


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

12нче июль көненә республиканың халыкның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15353 эшсез кеше теркәлгән.

6 июльдән алып, 12 июльгә кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 152 кеше моңа кадәр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган.

Шушы көннәрдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә тантаналы рәвештә "Хезмәт кешесе" бәйге-күргәзмәсе җиңүчеләрен бүләкләү узды.

Бүген Кукмараның  "Милосердие" мөмкинлекләре чикле  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Туган якны өйрәнү музеенда булып кайтты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International