Шушы көннәрдә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр педагог-психологлар белән берлектә кече үлчәмле суднолар буенча республика инспекциясендә булып кайтты.
Балалар биредә суда гадәттән тыш хәлләр чыккан очракта коткаручы һөнәре, катер төзелеше белән танышты.
Махсус яшь кунаклар өчен учреждение хезмәткәрләре суда йөзү өчен махсус костюм һәм аяк киемнәрен киеп карага рөхсәт итте.
Очрашу ахырында хезмәткәрләр куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде.
Чара кызыклы да, файдалы да үтте.