Шушы көннәрдә Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр кунаклар кабул итте. Бу юлы Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре килде.
Алар балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча презентация тәкъдим итте. Шулай ук, балалар юл йөрү кагыйдәләрен үтәп, уеннар уйнап, сәфәрдә булып кайтты, викторина сорауларына җавап бирде.