Шушы көннәрдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә тантаналы рәвештә "Хезмәт кешесе" бәйге-күргәзмәсе җиңүчеләрен бүләкләү узды. Конкурс-күргәзмәнең максаты - эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру, балаларның төрле һөнәрләр турында белемнәрен тирәнәйтү.
Агымдагы елда башлангыч сыйныф укучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар әти-әниләре белән берлектә конкурста тулы бер композиция тәкъдим итте. Әлеге иҗат эшләре бер һөнәр, хәтта тармакны яктыртты.
Беренчелек өчен барлыгы 300 эш көч сынашты. Күргәзмәне 1200 дән артык кеше карады, алар, үз чиратында, ошаган эшләре өчен тавыш бирде.
Тавышларны исәпләү нәтиҗәсендә 1 дәрәҗә җиңүче итеп 5, 2 дәрәҗә итеп - 15 эш табылды.