Патриотик юнәлешле чара Кукмараның "Милосердие" үзәгендә оештырылды

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

Бүген Кукмараның  "Милосердие" мөмкинлекләре чикле  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Туган якны өйрәнү музеенда булып кайтты. 

Чараның максаты - балаларны Кукмара районы һәм аның Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлеше белән таныштыру. 

Музейда тәкъдим ителгән экспонатлар балаларда күп кенә сораулар тудырды. Алар  Кукмараның таныш урыннарын иске фотосурәтләрдә күрде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган почмак аеруча кызыклы тоелды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International