Тукай районының "Шәфкатъ" үзәгендә "Үзеңне сакла" акциясе үтте

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Кичә Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаганнарның урамда һәм өйдә үз-үзләрен куркынычсыз тоту буенча  "Үзеңне сакла" программасы белән профилактика эшен башлап җибәрде. 

Әлеге программа үз эченә юл йөрү , янгын куркынычсызлыгы, үз-үзеңне таныш булмаган кеше янында тоту кагыйдәләрен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау кебек юнәлешләрне үз эченә сыйдырган. Аларны тормышка ашыру  "М. И. Г." отряды волонтерларының  чыгышы белән башланып китте. Чыгышлар Тукай районының  мәктәп яны лагерьларында узды. Анда төрле категория гаиләләрдән 120 балигъ булмаган бала катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International