12нче июль көненә республиканың халыкның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15353 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 40 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе кимеп, бүгенге көндә 0,74% тәшкил итә.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 34122гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3102 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында исә 759 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 300е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 68 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.