Шушы көннәрдә Лениногорскның "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балигъ булмаганнар арасында психоактив матдәләрне куллануны кисәтү буенча чара узды.
Чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ДЦ "Волонтер" активистлары белән берлектә үткәрде.
Максаты - үз сәламәтлегеңә җаваплы караш тәрбияләү. Дәрес барышында китерелгән мисалларга нәтиҗә ясап, балалар кеше тормышында иң зур байлык - сәламәтлек икәненә төшенде.