Тематик чара Минзәләнең комплекслы үзәге карамагындагы балалар өчен уздырылды

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплеслы үзәгенең социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Мин – Россия гражданины" исеме астында түгәрәк өстәл оештырдылар. Биредә социаль патронатта торучы балалар катнашты. Чараның максаты яшь буынга дәүләт символларының һәм Конституциянең әһәмиятен аңлатудан гыйбарәт.

Түгәрәк өстәл башланганчы Россия Гимны яңгырады. Соңыннан оештыручылар балаларга якынлашып килүче Конституциясе Көне турында берничә сүз әйтеп китте.

Чараны йомгаклап, балаларның белемнәре викторина белән ныгытылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International