Шушы көннәрдә Кукмараның "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Татарстан Республикасы көненә багышланган "Туган җир җылысы" исеме астында тематик чара узды.
Социаль хезмәтләр алучылар алдында район китапханәсе хезмәткәре Тәскирә Сәлимова чыгыш ясады. Ул республикабызның танылган галимнәре, язучыларе, артистлары турында сөйләп үтте. Шулай ук әңгәмә барышында ретро-җырлар яңгырады.