"Шәфкать" үзәге хезмәткәрләре балалар өчен масетр-класс оештырды

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Баулының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре кәгазь оригами технологиясен куллану буенча мастер-класс оештырды. Әлеге чарага шулай ук “Гаилә” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр дә чакырылган иде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, оригами техникасы балаларга бер-берсе белән якыннан танышырга һәм дуслашырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, әлеге технология вак моторика үсешендә зур роль уйный.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International