Шушы көннәрдә Әлмәтнең “Опека” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаганнар арасында толерант мөнәсәбәтләр урнаштыруга юнәлдерелгән чара үткәрелде.
Баулы шәһәрендә урнашкан “Шатлык” мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәгендә җәйге“Шатлык шәһәре” интегратив сәләмәтләндерү лагерендә “Татарстан камандасы “ социаль проекты кысаларында оештырылган “Иртәбез бишлегә” акциясе – иртәнге гимнастика белән башланып китте.
Бүген Питрәчнең “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Терроризм – кешелек өчен иң мөһим янау” исеме астында рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
Сәламәтләндерү чаралары планы кысыларында Яңа Чишмәнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгече тарафыннан Сабантуй бәйрәме үткәрелде.
Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы спортка юнәлешле чара үткәрелде.
"Татарстан Командасы" социаль проекты кысаларында Болгарның "Рассвет" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Болгар" балалар сәламәтләндерү үзәге базасында тематик викторина оештырды.
Спасның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Татарстан Командасы" социаль проекты кысаларында “Бишлелек иртә” акциясе оештырылды.
Бүген Әлкинең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар өчен алма җыю буенча хезмәт терапиясе үткәрелде.
11 августта КАМАЗ Мәдәният сараенда Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан уртача һөнәри белем бирү уку йортларын тәмамлаучылар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк.
"Татарстан Командасы" иҗтимагый инициативасы кысаларында Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балалар өчен гомуми зарядка ясау дәресе үткәрелде.