Күңелле спорт ярышы Кукмараның тернәкләндерү үзәгендә үтте

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  "Күңелле стартлар" дип исемләнгән спорт чарасы узды. 

Бу ярышларда өлкән һәм кече төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр ике командага бүленеп катнашты. 

Тернәкләндерү үзәге белгечләре сүзләренә караганда, мондый ярышлар балаларга якынаерга, спорт дәрәҗәсен күтәрергә һәм сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International