Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Аксубайның "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр ААҖ «Татавтодор" предприятиедә экскурсиядә булып кайтты.
Предприятие хезмәткәрләре балаларны оешма эшчәнлеге белән таныштырып чыктылар. Балалар компьютер ярдәмендә эшне күзәтә алу мөмкинлеге булуын күрә алды.
Белгечләр сүзләренә караганда, чара ахырында балалар бу предприятиедә эшләр өчен кайда һәм нинди белем алырга кирәклеге турында кызыксынган.