Шушы көннәрдә Бельгиядә яшәүче татарлар исеменнән язучы Гөлсинә Галимуллина Сабаның “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Биредә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар вакытлыча гомер итә. Күп очракларда гаиләдә конфликтлы ситуацияләр барлыкка килгәндә, ата-аналарының баланы тәрбияләү мөмкинлеге булмаган очракта сабыйлар приютка урнаштырыла. Бүгенге көндә биредә 30 бала яши.
Саба районында туып үскән Гөлсинә Галимуллина туган ягына кайткан саен приютка килә һәм балаларга даими рәвештә ярдәм итеп тора.