Минзәлә комплекслы үзәге белгечләре балаларга хокук дәресе уздырды

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагогы Ольга Бывальцева балигъ булмаганнарның эшләре буенча өлкән инспекторы Ольга Гарнышева белән берлектә "Мин һәм закон" исеме астындагы тематик очрашу уздырды.

Чараның максаты булып балигъ булмаганнар арасында хокук бозу профилактикасы, аларда әхлакый сыйфатлар һәм бер-береңә хөрмәт белән карауны тәрбияләү торды. Биредә 11 яшүсмер бала катнашты.

Шулай ук, чара барышында балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, фикер алыштылар. Ахырда катнашучыларга мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International