Балтач "Наз" үзәгендә укыту күнекмәсе узды

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә шартлы янгын сүндерү һәм эвакуация очраклары буенча күнекмәләр узды. Чарада Чепья янгынга каршы хезмәт отряды хезмәткәрләре катнашты.

Социаль эшләр белгече Гадәния Мостафина социаль хезмәт алучылар белән инструктаж үткәрде, дәрес планы белән таныштырды, янгын очраклары булган чакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да сөйләп үтте.

Шулай ук, һәр катнашучыга “Янгын очракларында үз-үзеңне тоту” кагыйдәләре белешмәсе таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International