Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Күчмә кадрлар бүлеге" очрашулар циклы башланды.
Чарада Зәй шәһәре "Завод Техно" ААҖ, "Зай-ВОДОКАНАЛ" ААҖ, Заинский почтамт, "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре катнашты.
Очрашу барышында предприятиеләренең хезмәткәрләренә хезмәт базарындагы хәл, халыкны эш белән тәэмин итү актив сәясәте, эш белән тәэмин итү үзәгенә мәгълүмат бирү тәртибе турында сөйләделәр.