Бүген Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Маргарита Матвеева һәм Гөлназ Хөснетдинова "Яшьләр мохитендә экстремизм күренеше" дип исемләнгән чара уздырды. Әлеге чарада 3 нче сыйныф гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты.
Чара барышында белгечләр балаларга террорчылык куркынычлыгы турында, гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту, толерантлы булу турында сөйләде.
Очрашу ахырында үзәк белгечләре укучылар белән истәлек өчен фотога төштеләр.