Арча тернәкләндерү узәгенә мехчылары фабрикасы вәкилләре кунакка килде.

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар тернәкләндерү үзәгендә “Алтын көз” дип исемләнгән музыкаль – күңел ачу чарасы үткәрелде. Кунакка Арча мехчылары фабрикасының хезмәткәрләре килде. Алар аз керемле һәм мөмкинлекләре чикле бала булган гаиләләрне кышкы куртка – чалбарлар белән бүләкләделәр. Үзәктә тәрбияләнүче балалар музыка җитәкчесе, белгечләр ярдәме белән бәйрәм концерты әзерләделәр. Шулай ук, балаларның яшелчәләрдән үз куллары белән ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды. Кечкенәләр төркеменең балалары  “Безнең бакча” җырын, “Көзге  яфраклар биюе”н, зурлар төркеме “Сары яфраклар” , “Яңгыр” , “Көз җитте” җырларын башкардылар. Танып белү, кул моторикасы үсеше өчен уеннар да үткәрелде.   Барлык балалар да актив катнаштылар, кунакларга да бик канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International