"Экстремизмга – Юк!" айлык кысаларында Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә төрле чаралар узды.
Шулай итеп, полиция хезмәткәре үзәк белгечләренә Түбән Камада булган экстремистик агымнар турында сөйләде. Шулай ук, экстремистик агымнарны пропогандалау кеше һәм аның киләчәгенә тискәре йогынты ясавы турында да сүз алып барылды.