Комплекслы үзәге белгечләре экстремизм һәм терроризмны профилактикалауга багышланган чара уздырды

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

“Экстремизмга – ЮК!” айлыгы һәм Халыкара иминлек көне кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә (Совет районы) 2016 елның 21нче сентябрь көнендә “Балалар тынычлык өчен көрәшми, алар аны булдыра” дәресе үтте.

Дәреснең максаты: терроризмны һәм экстермизмны профилактикалау, террорчылык һәм экстремистик идеологиягә түземсез караш тәрбияләү.

Дәрес барышында балигъ булмаганнар террорчылык барлыкка килү тарихы һәм аның нәтиҗәләре турында видеоязмалар карады. Аннан соң, әлеге темага багышланган интерактив әңгәмәдә узды. Аның барышында катнашучылар дөньяны бөтен күренешләре белән кабул итәргә, тирә-юньдәгеләрнең яхшы якларын гына күрә белергә, башкалар белән ничек тату яшәргә икәнлеген өйрәнде.

 Ахырдан укучыларга конкурста катнашу өчен “Балалар тынычлык өчен көрәшми, алар аны булдыра”  дигән темага фотолар әзерләргә дигән өй эше тәгъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International