ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре төрле чаралар оештырды.


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

4 октябрь көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан пенсия яшендәге һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары мини- ярминкәсе уздырылачак.

Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Күчмә кадрлар бүлеге" предприятие кадрлар хезмәте белән очрашулар циклын дәвам итә. Шулай итеп, “Заинский сахар” ААҖ, Агрофирма "Восток" ҖЧҖ, Агрофирма “Заинский сахар” ҖЧҖ, Агрофирма "Зай" ҖЧҖ вәкилләре үзәктә булып кайттылар.

Бүген Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Норлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагогы һәм психологлары иҗади дәрес уздырды.

Яр Чаллыда предприятие һәм учреждение үзешчән сәнгать фестиваленең җиңүчеләре бүләкләнде һәм конкурска йомгак ясалды.

Кичә Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре “Урман илен янгыннан саклыйк” акциясенә кушылды.


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгынңда Финляндия-Россия фән һәм технологик хезмәттәшлек комиссиясенең иҗтимагый фәннәр делегациясе белән түгәрәк өстәл утырышы узды.

Статистик мәгълүматларга караганда, 2016 нчы елның 27 нче сентябрь көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 310 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 135 кешегә кимрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,69% күрсәткечендә саклана.

21 нче сентябрьдан алып 27 нче сентябрьга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 100 кеше моңа кадәр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган. Шулай ук, иң күп эштән киткән 66 кеше азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International