Яр Чаллыда предприятие һәм учреждение үзешчән сәнгать фестиваленең җиңүчеләре бүләкләнде һәм конкурска йомгак ясалды.
Чараның максаты булып үзешчән сәнгатенә ярдәм күрсәтү һәм хезмәт коллективының үзенчәлекле талантын билгеләү торды.
Конкурс 10 номинациядән торды. Приют тәрбиячесе Ольга Кабачек “Декоратив-гамәли иҗат” номинациясендә кул эшләре иҗаты белән таныштырды. "Асылташ" приюты педагогы Резида Нуретдинова исә "Нәфис сүз" номинациясендә Г. Тукай "Су анасы" поэмасыннан бер өзекне укыды.
Барлык катнашучылар да йомгаклау гала-концертына чакырылып калды.