Республиканың ике предприятиясе эш хакы буенча 5 млн. сумнан артык бурычын түләде

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, «Сэт иле» - «Тюлячи» ААҖ хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләү буенча бурычын кайтарды. Суммасы 4907,9 мең сумны тәшкил итә.

Яңа Чишмә районы «КФХ «Архангельское» ААҖ исә 40 хезмәткәренә 532,4мең сум акчасын түләгән.

Вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International