Кичә Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре “Урман илен янгыннан саклыйк” акциясенә кушылды.
Чара барышында приют тәрбиячесе “Урман – кислород чыганагы” темасына әңгәмә оештырды. Балаларга урманда ничек үз-үзеңне тотарга һәм аны янгыннан сакларга кирәклеге хакында сөйләделәр.
Соңыннан приютта тәрбияләнүчеләр урамнарга чыгып шәһәр халкын һәм мәктәп укучыларын табигатьне сакларга чакырдылар.