Министрлыкка Финляндия-Россия фән һәм технологик хезмәттәшлек комиссиясенең иҗтимагый фәннәр делегациясе килде

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгынңда Финляндия-Россия фән һәм технологик хезмәттәшлек комиссиясенең иҗтимагый фәннәр делегациясе белән түгәрәк өстәл утырышы узды.

Чарада вакытлыча министр вазыйфаларын башкаручы Марат Гафаров, министр урынбасары Клара Таҗетдинова, ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, ТР сәүдә-сәнәгать палатасы урынбасары башлыгы Владимир Жуйков, ТР сәнәгать министрлыгы халыкара элемтәләр бүлеге урынбасары рәисе Ренат Галиев, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Илдар Яруллин катнашты.

Министр урынбасары Клара Таҗетдинова Татарстан Республикасында социаль-хезмәт өлкәсесендәге хәл турында сөйләде. Шулай ук, Татарстанның үзенчәлекле, конкуренциягә сәләтле субъект булуы турында да искәртеп үтте.

Шунсын да әйтеп узырга кирәк, түгәрәк өстәл кысаларында макроикътисад күрсәткечләре һәм халык саны компоненты үзгәреше, Татарстан Республикасының фәнни структурасы турында да сүз алып барылды.

Алга таба очрашу конструктив диалог формасына күчте. Биредә ике як әңгәмәдәш тә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.

Түгәрәк өстәл утырышы истәлеккә сувенирлар тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International