Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре төрле чаралар оештырды.
Шулай итеп, аз керемле гаиләләргә һәм ялгыз пенсионерларга хезмәткәрләр үстергән яшелчәләр өйләренә китереп бирелде.
Шулай ук, йөрүләре чикле булган гражданнарга юридик консультация дә күрсәтелде.