Үткән атнада республика эш бирүчеләре 2260 вакантлы эш урыннары тәкъдим итте

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2016 нчы елның 27 нче сентябрь көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 310 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 135 кешегә кимрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,69% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 35 466га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2 472 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 711 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 332се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 56 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International