Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Күчмә кадрлар бүлеге" предприятие кадрлар хезмәте белән очрашулар циклын дәвам итә. Шулай итеп, “Заинский сахар” ААҖ, Агрофирма "Восток" ҖЧҖ, Агрофирма “Заинский сахар” ҖЧҖ, Агрофирма "Зай" ҖЧҖ вәкилләре үзәктә булып кайттылар.
Мондый очрашуларның максаты булып партнерлар белән хезмәттәшлекне ныгыту торды.
Катнашучыларга дәүләт хезмәтләре, хезмәт базарындагы хәл, “Россиядә эш” порталы, мәгълүмат тапшыру тәртибе һәм вакыты турында сөйләделәр.