2016 нчы елның 27 нче сентябрь көненә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 1 767 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 8 кешегә күбрәк. Шулай ук, Чистай районында да эшсезләр саны атты.
Тәрбиячеләр көне кысаларында Бөгелмә "Возрождение" физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри конкурс узды. Учреждениянең һәр белгече ашырылучы технологияләр буенча иҗат почмагы белән таныштырды.
Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары шәхсән тернәкләндерү программасы буенча социаль хезмәт күрсәтелгән гражданнарга туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.
"Экстремизмга – Юк!" айлык кысаларында Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү узәге социаль педагогы Лилия Курбатова "Дөнья минем әйләнә тирәмдә" дип исемләнгән дәрес уздырды. Чарада 17 бала катнашты.
Яр Чаллы "Кояшкай" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Розалия Гарипова һәм Елена Тарасова Россия тарихындагы хәрби даталарга багышланган “Суворовның Швейцария Сен-Готар перевалы аша күчү” исемендәге танып белү чарасы уздырдылар.
Лаеш физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге логопедлары үз эшләрендә артикуляцион әкиятләр куллана. Белгечләр сүзләре буенча, артикуляцион гимнастика сөйләмне яхшырту өчен иң кулай ысулларның берсе дип санала.
Шушы көннәрдә Зәй "Тату гаилә" компенсацияләү балалар бакчасында күрү сәләте начар булган балаларны тәрбияләүче ата-аналарның җыелышы узды. Әлеге чара “Дөнья күрергә өйрәнәм” проекты кысаларында оештырылды.
Кичә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мобиль офисы белгечләре Нижневязомск авылы җирлегендә чираттагы күчмә чара оештырды.
Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Балык Бистәсе муниципаль районындагы “Акчарлак” балалар һэм яшүсмерләрне социаль урнаштыру казна учреждениесендә тәрбияләнүче балалар Югары Тегермәнлек авылында гомер итуче өлкәннәргә бакча эшендә булыштылар.
«Наз» тернәкләнү булекчәсе карамагындагы мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм өлкән яшьтәге пенсионерлар 27 нче сентябрь көнне «Социаль туризм» программасы кысаларында Татарстан Республикасы “Саба урман хуҗалыгы тарихы” музеена сәяхәт кылдылар.