ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

«Тетюшское сияние» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белән берлектә Тәтеш интернат-мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен “Гаилә – бәхеткә ачкыч" дип исемләнгән чара үткәрде.

Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүчеләр, зональ эшче төркеме һәм эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре өчен ел саен үткәрелә торган семинар-киңәшмә үздырды.

Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Джаколло" уены буенча турнир үтте. Әлеге чараны Чистай "Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте" шәһәр оешмасы оештырды.

Статистик мәгълүматларга караганда, 2016 нчы елның 11 нче октябрь көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 078 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 3 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,68% күрсәткечендә саклана.

 

5 нче октябрьдан алып 11 нче октябрьга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 237 кеше моңа кадәр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган. Шулай ук, иң күп эштән киткән 74 кеше азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән.

2016 нчы елның 11 нче октябрь көненә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 1 736 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 19 кешегә азрак.

Бөгелмә "Яңарыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре үз эшчәнлегендә библиотерапия технологиясен актив куллана. Әлеге технология балаларда әхлакый-эстетик хисләр һәм әдәби образлар аша танып-белү мәнфәгатьләрен формалаштыруда ярдәм итә.

 

Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Фоамиран” техникасы дип аталган мастер –класс үткәрелде. 

Шушы көннәрдә Саба "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Минем һөнәрем..." дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү акциясенең беренче зона этабы узды.

 

11 октябрь 2016 елда Балык бистәсе районының балаларны социаль яклау үзәге “ Акчарлак” приютында  пожар куркынычсызлыгы буенча  пожар- тактик   сынавы үткәрелде. Бу сынауда  пожар булган очракта  пожар сүндерергә  һәм балаларны , хезмәткәрләрне  эвакуацияләргә өйрәтү максаты күздә  тотылды. Пожар – такитик сынавында  РТ буенча  МЧС РФ ның  баш оешмасы, Югары Тегермәнлектә  оешкан  янгыннан саклау бүлекчәсе һәм 128-ПСЧ ФГКУ “ 7  отряд ФПС  РТ” хезмәткәрләре катнашты.  Тикшерү әлеге сынауны  “ яхшы” дип бәяләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International