Тәтеш комплекслы үзәге гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлгән чара үткәрде

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

«Тетюшское сияние» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белән берлектә Тәтеш интернат-мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен “Гаилә – бәхеткә ачкыч" дип исемләнгән чара үткәрде.

Чараның максаты булып балигъ булмаганнарда гаилә, никах кебек төшенчәләрне формалаштыру торды.

Балалар алдында ЗАГС бүлеге башлыгы Лариса Дианова чыгыш ясады. Ул гражданлык хәле актларын теркәү хезмәтенең кайчан барлыкка килүе турында сөйләде. Укучылар эш бүлмәләрен, архив бүлеген карады.

Аннары Римма Фазылова тарафыннан оештырылган диспут барышында укучылар актуаль булган темаларга фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International