2016 нчы елның 11 нче октябрь көненә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 1 736 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 19 кешегә азрак.
Шулай ук, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимеде. Соңгы мәглүматларга карганда, бередә 386, 707, 1099 һәм 205 эшсез кеше теркәлгән.
Чистайда 167, Менделеевскта исә 2 кешегә рәсми рәвештә эшсез рәвешендә теркәлгән гражданнар саны арткан. Бу 105 һәм 405 гражданны тәшкил итә.