Үткән атнада республика эш бирүчеләре 2 761 вакантлы эш урыннары тәкъдим итте

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2016 нчы елның 11 нче октябрь көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 078 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 3 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,68% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 35 460га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2 761 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 836 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 334се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 41 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International